ХХI гасыр башында ачылган Ульяновск татар мәдәният үзәге семберлеләр өчен чын мәгънәсендә сәнгать һәм мәгърифәт мәйданчыгына әйләнде. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен төрледән-төрле түгәрәкләр, иҗади клублар эшли, атна саен кызыклы чаралар, конкурс-фестивальләр уза, күргәзмәләр ачыла. Шушы көннәрдә генә монда Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Илгиз Исхаковның “Туган як мизгелләре”дигән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Ульяновскидагы күргәзмә залыннан Рамис Сафин репортажы.