tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырданда Чувашия Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар узды
Шыгырданда Чувашия Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар узды

Шыгырданда Чувашия Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасына килде.

Шыгырдан авылында аны  Чувашия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе рәисе Мансур Хәйбуллов һәм Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Марат Айзатуллов каршы алдылар.

Шыгырдан авылының Үзәк Җәмигъ мәчетендә балалар өчен үткәрелә торган «Ифтар бәйрәме» бәйгесенең җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Балаларга Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук биредә Чувашия Республикасы Мөселманнары диния идарәсе тарафыннан танылган татар галиме һәм мәгърифәтчесе Әхмәдхәди Максуди (1868-1941 еллар) нигез салган курс буенча изге Коръәнне уку кагыйдәләрен үткән шәкертләргә Коръән басмалары тапшырылды.

Очрашу Чувашия Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашындагы ифтар белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*