tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда “Татар кызчыгы 2023 бәйгесе узды
Баулыда “Татар кызчыгы 2023 бәйгесе узды

Баулыда “Татар кызчыгы 2023 бәйгесе узды

Бүген 2 нче санлы “Миләшкәй” балалар бакчасында “Татар кызчыгы – 2023” район бәйгесе узды. Анда шәһәребез һәм Исергәп, Кызылъяр авылы балалар бакчаларында мәктәпкәчә белем алучы 10 кечкенә кызчык катнашты.

Бәйгедә районыбызның балалар бакчаларыннан 10 кыз катнашты. Алар ике этапта – визит карточкасын тәкъдим итү һәм иҗади сәләтләрне күрсәтү этапларында” сәләтләрен күрсәттеләр.
Иң беренче этапта кызлар үзләре белән таныштырдылар. Сабыйларның барысы да бер дә курыкмыйча, иң мөһиме, татар телендә камил итеп сөйләп, чын артистларча чыгыш ясадылар. Алдан оялчан кебек кенә күренгән сабыйлар, бәйге башлануга, чын артистка әйләнделәр дә куйдылар. Чыгыш ясаганда күзләрендәге очкыннарны күрсәгез…
Бәйгечеләрнең чыгышларын дәрәҗәле жюри бәяләде.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә, кызларның татар телен камил белүе һәм сөйләшүе, сәхнәдә үз-үзен тотышы, артистлык осталыгы, чыгышларның оригинальлеге төп критерийлар булып торды.

“Татар кызчыгы” бәйгесе оешкан төстә узды. Ул бик яхшы, матур итеп уйланылган, әзерләнгән, оештыручыларга зур рәхмәт. Бөтен кызлар да бик тырышып әзерләнеп килгәннәр. Костюмнарны да махсус бу бәйге өчен тектергәннәр.

Һәр бәйгенең җиңүчесе булган кебек, “Татар кызчыгының” җиңүчеләре билгеләнде. 1нче урынга “Виктория” балалар бакчасыннан Амила Маннанова лаек дип табылды. Икенче урынны “Колокольчик” бакчасыннан Әмилә Гарәева алды, өченче урын “Алсу” балалар бакчасыннане София Гозәеровага бирелде.
Калган катнашучыларга төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды. “Ромашка” балалар бакчасыннан Ильвина Әхмәтҗанова “Татар телен иң камил белүче” номинациясендә бүләкләнде. Кызылъярдан Алиса Будина – “Иң нәфис татар кызы”, “Миләшкәй” бакчасыннан Милана Малинова –“Иң иҗади татар кызы”, “Бәләкәч”тән Мәдинә Каһирова– “Иң назлы татар кызы”, Исергәп балалар бакчасыннан Алина Хәбибуллина – “Иң зирәк татар кызы”, “Алёнка”га йөрүче Самира Апсаматова – “Иң сөйкемле татар кызы”, “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Самина Сафиуллина– “Иң мөлаем татар кызы”номинацияләрендә билгеләп үтелде.

Ә балаларның җиңүләрендә аларны бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның өлеше зур. Афәрин! Барысы да булдырдылар!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*