tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Усть Манчаж авылы мәктәбендә “Туган телем – тургай теле” дип аталган бәйге узды
Усть Манчаж авылы мәктәбендә “Туган телем – тургай теле” дип аталган бәйге узды

Усть Манчаж авылы мәктәбендә “Туган телем – тургай теле” дип аталган бәйге узды

Свердловск өлкәсенең Әртә районы, Усть Манчаж авылы мәктәбендә “Туган телем – тургай теле” дип аталган бик матур бәйге узды. Бәйгедә өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләреннән 27 бала катнашты. 1-11 сыйныф балалары Мөхәммәт Мәһдиев, Шәйхи Маннур, Ләбиб Лерон һәм башка күренекле татар язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне яттан укыдылар.

Очрашу вакытында бары тик татар телендә генә аралаштык. Шунысы кызык, өлкән сыйныф балалары арасында Мөхәммәт Мәһдиевның “Фронтовиклар” әсәреннән өзекне саф татарча, бик матур итеп сөйләп рус милләтеннән булган Суворов Борис алды. Бәйгедән соң татар теле укытучылары белән туган телне укыту проблемалары һәм перспективалары дигән җанлы әңгәмә оештырдык, дип хәбәр итә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге социаль челтәрләрдә.

Постпредство РТ в Свердловской области

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*