tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә “Токмач шоу” бәйгесе узды
Бөгелмәдә “Токмач шоу” бәйгесе узды

Бөгелмәдә “Токмач шоу” бәйгесе узды

6 апрельдә Бөгелмәнең «Татар мәдәнияте үзәге»ндә беренче тапкыр урта һәм югары уку йортлары кызлары (студентлары) арасында «Токмач-шоу» милли конкурсының финалы узды.

«Токмач шоу — 2023» конкурсы яшь буынны милли аш-су традицияләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурсантлар үзара иң җитез, акыллы, оста исемнәре өчен ярыштылар. Алар үзләре һәм гаиләләре турында татар телендә таныштырдылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, милли аш – су турында сорауларга җавап бирделәр. Әлеге проектның кульминацион этабы – токмач кисү булды. Кызлар нәзек һәм матур итеп токмач кистеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*