tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабанак мәчетендә ифтар
Сабанак мәчетендә ифтар

Сабанак мәчетендә ифтар

Тубыл районының борынгы татар авылы Сабанакның шәех Имаметдин исемендәге мәчетендә Рамазан аенда үткәрелгән күркәм мәҗлесләрнең берсе-ифтар узды. Дини бәйрәмгә килгән ураза тотучыларны һәм күрше авыллардан килүче мөселман кардәшләрен авыл халкы бәйрәм табынын әзерләп каршы алдылар. Мәчеткә җыелган илледән артык мөселманнар арасында сиксәнне узганнар, урта яшьтәгеләр һәм кечеләр дә булды. Ифтар алдыннан мәчеткә җыелучылар бергәләшеп намаз укыдылар. Аннары Тубылның Җәмигъ мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим Сухов йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләр белән вәгазь сөйләде, дога кылды. Дингә тартылган ихлас күңелле яшьләр турында әйтте. Тубыл мәчетендә эшли башлаган яшь хәзрәт Эмиль Исхаков белән таныштырды. Аллаһы ризалыгы өчен ифтар мәҗлесләрне үткәрүчеләрнең, ураза тотучы мөселманнарның кылган изге гамәлләре, ниятләре Аллаһы тарафыннан кабул булсын диде..

Сабанак мәчете имамы Шәриф хәзрәт Бохартдинов сый–нигъмәтләргә тулы булган мул табын артында җыелганнарга, ифтар мәҗлесен үткәрүдә ярдәм итүче мөселман кардәшләренә, яшьләргә рәхмәтләрен әйтте, җылы теләкләрен юллады.

Чарада катнашкан Тубыл шәһәренең тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов:”Рамазан аенда Тубыл шәһәре мәчетләрендә һәм районыбызның һәрбер мәчетендә диярлек ифтар мәҗлесләре уза. Тубыл мәчетләрендә җәмәгать белән көн саен ифтар оештыру традициягә керде. Хәлле мөселманнар һәм яшьләр ярдәмендә узган дини чаралар оешкан рәвештә уза. Ифтар ашы узганнан соң үзебез җыештырабыз. Мәчеткә килгән һәр кеше риза булып кайтсын дип тырышабыз. Ураза тотучыларга, ифтарларны үткәрүчеләргә, һәрвакыт ярдәмгә килүчеләргә, иганәчеләргә, оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм. Барыгызга да изге эшләрендә Аллаһы Тәгалә уңышлар бирсен. Рамазан аенда, көндәлек тормышта бер-беребезне хөрмәт итеп, бердәмлектә яхшы, игелекле эшләр башкарып яшик. Безнең мәчеткә дә килегез,”-диде.

Сабанакта узган ифтарда 88 яшендә барган, уразасын калдырмаган Кафия апа Көлмаметьева белән дә очраштык. Ул Сабанак мәчетендә күп еллар җыештыручы, хисапчы, караучысы булып эшләгән ихлас күңелле хезмәт ветераны. Кафия апа:“Ифтарга килүчеләргә, һәр гаиләгә иман байлыгы телим. Изге көннәрдә игелекле, изге эшләр эшләргә тырышыйк. Ифтар мәҗлесенә милли ризыклар пешерүче Сатирә Суюндуковага, Мәүҗидә Разеевага, Зиннура Сәйдәшевага, Зөһрә Ильясовага, килгән һәр кешегә, хәзрәтләргә рәхмәтләремне юллыйм. Сез Сабанак мәчетен зурлап, тарихын хөрмәт итүчеләр”,-дип теләк теләп калды.

                                                                  Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*