tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Болгар Җыены”н оештыру комитетының күчмә утырышы узды
“Болгар Җыены”н оештыру комитетының күчмә утырышы узды

“Болгар Җыены”н оештыру комитетының күчмә утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Болгар шәһәрендә.

Биредә 2023 елның 21 маенда узачак “Болгар җыены” чарасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының күчмә киңәшмәсе узды. Милли Шура рәисе төп чаралар узачак мәйданчыклар белән танышты, фикер алышу оештырылды. Киңәшмәдә шулай ук  Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

“Изге Болгар жыены” Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Исламны кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмушның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.

“Изге Болгар жыены” бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илләрдән күпсанлы милләттәшләребезне җәлеп итә. 2005 елдан бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*