tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәренең Үзәк мәчете каршындагы мәдрәсәдә чираттагы чыгарылыш кичәсе узды

ВИДЕО: Ульяновск шәһәренең Үзәк мәчете каршындагы мәдрәсәдә чираттагы чыгарылыш кичәсе узды

Мәчет каршындагы әлеге өч еллык курсларга йөрүчеләр мөстәкыйль рәвештә изге Корәнне укып һәм Ислам дине нигезләренә төшенеп кенә калмыйча, алар монда татарча сөйләшергә дә өйрәнеп чыгалар. Сүз Ульяновск шәһәренең Үзәк мәчете каршындагы дин дәресләре хакында бара. Моннан унсигез ел элек эшли башлаган бу курсларны шул вакыт аралыгында 273 кан-кардәшебез тәмамлап чыкты. Бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә мәдрәсәдә чираттагы чыгарылыш кичәсендә тагын 24 шәкерткә таныклыклар тапшырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*