tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сетово җырчылары бәйгеләрдә катнашып җиңүгә лаек була
Сетово җырчылары бәйгеләрдә катнашып җиңүгә лаек була

Сетово җырчылары бәйгеләрдә катнашып җиңүгә лаек була

Сетово авыл клубы үзешчәннәре Тубыл районының 100 еллыгына багышланган җырлары, Фәрзана Юркевич һәм Гөлсем Карымова дуэты икенче дәрәҗәле дипломга лаеклы була. Дуэт һәм “Мәхәббәт” төркеме “Территория талантов” бәйгесендә, 25 мартта узган “Фронтовые дали” иҗат бәйгесендә коллектив һәм дуэт белән башкарган җырлары өченче дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнәләр.

Авыл клубының «Мәхәббәт» җыр төркеме бишенче ел сәхнә түреннән татар, рус телендә җырлар башкарып тамашачыларын сөендерәләр. Аларны буыннан-буынга күчеп килгән, әһәмиятен югалтмаган җырлар берләштергән. “Мәхәббәт” төркеме җырчылары узган гасыр, совет елларында яңгыраган җырларны яратып башкаралар. Нина Кисель, Любовь Ильиных, Фәрзанә Юркевич, Гөлсем Карымова катнашындагы җыр төркеме район күләмендә узган ”Ступени” бәйгесендә беренче урын алалар. “Мәхәббәт” төркеме тарихында төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып уңышлар яулаган чыгышлар күп. Алар регионара, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган барлык бәйгеләрдә грамоталар, дипломнар белән бүләкләнәләр. Әһәмиятле бәйгеләрне, онытылмаслык очрашуларын, җиңүләрен искә алып:”Бәйгеләрдә катнашып, тәҗрибә уртаклашып, илһам алып кайтабыз.

Үткән ел Тубылда узган “Себер сандугачы” фестивалендә өченче урын, район күләмендә “Эхо войны и память сердца” патриотик җыр һәм бию бәйгесендә 2021 нче елны беренче урын, 2022нче елны Халыкара тарихи-мәдәни мирасы фестивале “Искер-җыен”да өченче урынга чыктык. Ел саен татар мәдәнияте көннәренә багышланган чараларда, саз арты авылларда узган концертларда катнашабыз. Репертуарны үзебез сайлап, уртак тел табып, бердәмлектә иҗат итеп эшлибез. Сетово клубы каршында клуб формированияләре белән мәдәни чараларны оештыручы Наталья Ивахно җитәкчелегендә эшлибез. Без аңа рәхмәтләребезне белдерәбез. Монда репетицияләребез уза, җырчыларны якты йөз белән каршылыйлар. Безнең җырлар тамашачыларыбызның күңелләрен күтәрә, сагышларын тарата. Вокал төркеменә йөрүчеләрне җырга, моңга булган мәхәббәт берләштерде. Лаеклы ялда булсак та, киләчәктә артистлык талантын үстереп, яңа милли костюмнарда, концертларда, фестивальләрдә катнашырга язсын,”-дип планнары белән уртаклаштылар.

Лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары атнасына ике мәртәбә ашыгып клубка репетициягә киләләр. Бәйрәм концертларында, шәһәрдә узган иҗат бәйгеләрендә катнашкан җырчыларны якташлары таныйлар, концертларда җылы алкышлар белән каршы алалар.

Зур уңышларга ирешү өчен биш ел аз вакыт булса да, җыр төркеме быел да төрле фестивальләрдә катнашып җиңү дипломнары белән  бүләкләнгәннәр. Иҗатка тартылган, җыр, моң яраткан, бер-берсен хөрмәт итеп, җырларны киңәшләшеп сайлаган, тамашачыларын яраткан җырчыларга яңадан-яңа иҗат уңышларына ирешүләрен телик.

Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*