tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Яз гүзәле – 2023” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
Данис Шакиров “Яз гүзәле – 2023” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Данис Шакиров “Яз гүзәле – 2023” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

4 апрель көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле-2023» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. “Яз гүзәле” исеменә Актаныш районы кызы Сөмбел Газизова лаек булды. Ул Казан дәүләт медицина университетында белем ала.

Бүләкләү тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул һәр катнашучыга Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләрен тапшырды һәм җиңүчене “Татар кызы” бәйгесендә катнашырга чакырды.

– Бүген сәхнәдә басып торган һәр кыз җиңүче. Алар – милләт сагында! Алга таба да зур уңышлар телим, – диде ул.

Чарада шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты. Ул бәйгенең жюри рәисе итеп тә билгеләнгән иде. Кадрия Рәес кызы катнашучы кызларның татар телен камил белүләрен, тыйнак һәм уңган булуларын билгеләп үтте.

Катнашучыларга төрле номинацияләр бирелде: «Иң оста пешерүче» – Земфира Яхудина, «Иң чибәр кыз» – Лиана Гарипова, «Иң ягымлы кыз» – Руфинә Әхмәтҗанова, «Иң акыллы кыз» – Гөлназ Әхмәдиева, «Иң зирәк кыз» – Сөмбел Газизова, «Иң кыю кыз» – Фәйрүзә Шәрипова, «Иң җитез кыз» – Алия Сафина, «Иң зыялы кыз» – Алия Муллахмәтова.

Фотолар: tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*