Әлеге иҗат бәйгесенә ел саен йөзләгән малай һәм кыз үз эшләрен тәкъдим итә. Шунысы кызыклы, анда татар балалары гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнаша. Сүзебез Ульяновскида 14 елдан бирле узучы “Тукай әсәрләре минем күңелемдә…” дип аталган рәсем конкурсы хакында бара. Анда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында безнең хәбәрчебез Рамис Сафин да бар иде.