tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар моңы тантанасы
Татар моңы тантанасы

Татар моңы тантанасы

21 апрельдә Нократ Аланы шәһәре «Победа» мәдәният сараенда «Татар моңы мәңге яңгырар» дип аталган II Бөтенроссия фестиваль-конкурсының финал өлеше узды. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» өлкә иҗтимагый оешма, Нократ Аланы шәһәр хакимияте тырышлыгы белән оештырылды.

Затлы затлар

Фестиваль-конкурсны тантаналы итеп ачканда Нократ Аланы шәһәре башлыгы урынбасары Анна Слобожанинова «Победа» мәдәният сарае сәхнәсен тутырып чыгып баскан үзебезнең һәвәскәр артистларыбызны һәм  күрше регионнардан, ерак шәһәрләрдән килгән катнашучыларны күреп, татар моңы дип җан атып торучылар  күплегенә соклануын белдерде. “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый оешма рәисе Равил Нургалеев урынбасары, “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Шәмсия Хәлимова “Фестиваль дәвамлы булсын!” – дип аның ихлас теләкләрен җиткереп, рәхмәт хатлары тапшырды.

– Татар халкы җыры һәм биюе бәйрәме бездә икенче тапкыр үтә. Быел анда катнашырга илебезнең 11 регионыннан 250 коллектив һәм аерым чыгыш ясаучылар теләк белдерде, финал өлеше концертында өч йөздән артык кеше катнаша, – дип, мәдәният сарае милли мәдәният бүлеге җитәкчесе Альбина ханым Нәбиуллина татар моңы тантанасын ачып җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров имзалаган рәхмәт хатларының берсе Альбина ханыма тапшырылды.

Бөтенроссия күләмендә оештырыла торган “Татар моңы мәңге яңгырар” бәйгесенең жюри составы тулысынча Казанның мәдәният өлкәсендә исемнәре затлы затлардан    тора иде: Татарстанның халык һәм атказанган артисты,  халык музыка кораллары “Казан нуры” оркестры баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, профессор Расим Ильясов,   Татарстанның халык һәм атказанган артисты Мингол Галиев, Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгының Татарстан мәдәният ресурслары үзәге фестивальләр һәм конкурслар бүлеге режиссеры, халыкара, Бөтенроссия, республика күләмендә уздырыла торган төрле бәйгеләр лауреаты Нияз Кәримуллин, Культурология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, этноархеолог, “Мирас” үрнәк балалар бию ансамбле җитәкчесе һәм баш балетмейстры Дәүләт Үмәров һәм “Яңа гасыр” телерадиокампаниясе алып баручысы, “Риваять” этногруппа солисты Илмир Ямалов.

Кояштай балкып

Ул көнне мәдәният сарае ишекләрен иртән үк ачып куйды, чөнки  гала-концерт төштән соң сәгать өчтә генә башланырга тиеш булса да, аңа кадәр дә төрле чаралар каралган иде. “Победа” мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм “Кояш” татар җыры халык ансамбле өчен бу көнне эш күп булды. “Кояш” кояштай балкып, килүчеләрне ишек төбеннән үк чәк-чәк белән сыйлап, җырлап-биеп һәм үзләре белән биетеп каршы алып тордылар.

– Безне беркайда да болай итеп каршы алганнары юк иде әле, – диде Татарстанның Теләче районы балалар сәнгать мәктәбе директоры Резеда Сафина. Ул районның балалар вокал ансамбле белән беренчеләрдән булып килеп җитте.

Мәдәният сарае фойесында төрле күргәзмәләр оештырылды. Шуларның берсен Иске Пенәгәр авыл мәктәбе укытучысы Раилә ханым Батыркаева тәкъдим итте. Анда куелган  үзенең һәм авыл  осталарының кул эшләнмәләре катнашучыларның һәм тамашачыларның игътибарында булды. Раилә ханым бу чарада үзенең укучылары – Алинә Шәйдуллина һәм Ландыш Галиева белән килгән иде.  Раилә ханыма татар халкына куйган фидакарь хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

Сарапул кунаклары

Ә менә Сарапулдан килгән Зөлфәт Русланов үзенең музыка уен коралларыннан торган шәхси коллекциясе белән бар кешене шаккатырды. Зөлфәт әфәнде тумышы белән Татарстанның Актаныш районыннан, тормышын исә Сарапул шәһәре белән бәйләгән. Безгә ул коллекциясенең бер кечкенә генә өлешен алып килде,  ә барлыгы телле уен кораллары гына да, тальян һәм башка гармуннары, 110 икән!

– Мин Актаныш районындагы берничә өйле генә булган Түбән Карач авылында үстем, Яңа Кормаш авылына мәктәпкә йөреп укыдым. Анда Фазыл исемле гармунчы малай бар иде. Шуны күреп, мин дә кечкенәдән гармунчы булырга кызыктым, – диде ул, гармуннарга карата бу кадәр ярату, игътибар каян килде дип сорагач. Сарапулда заводта 20 ел эшли, әмма күңелендә балачак хыялы булган гармунда уйнау теләге сүрелми. 55 яшендә гармунда уйнарга өйрәнә башлый. Бездә Фәнил Шәйхетдинов белән бергә сәхнәгә чыгып, гармунда татар көйләреннән попурри уйнап  тамашачы күңелен яуладылар.

Иң-иңнәр

Сәхнәгә ул көнне барлыгы өч йөздән артык кеше чыкты дигән идем, барысы турында да язып бетереп булмый, әмма концерт башында ук безнең районның Усть-Люга җирлегеннән Лилия Фазлыева “Бие әйдә, ике бас” җыры белән тамашачыны үзенә каратты дип әйтми китеп булмый.

Тамашачы игътибарына иң әйбәте дип сайлап алган номерлар гына тәкъдим ителде. Балалар ансамбльләре булу бик сөендерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан Гран-при алучыларга дип җибәрелгән кыйммәтле бүләккә дә алар лаек булды. Казан бүләге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балалар вокал- хореография студиясе группасына тапшырылды.

Иҗади гаилә

“Татар моңы мәңге яңгырар” дип аталган II Бөтенроссия фестиваль-конкурсы быел яңа номинация белән тулыландырылган иде.

Ул илебездә Гаилә елы игълан ителгән икәнлеген истә тотып, “Иҗади гаилә” дип аталды. “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Мөхәммәтшина үзенең Казанда яшәүче оныгы Сафия белән “Гаилә бәхете” җырын җыр- ладылар. Җыр авторы да Рәисә ханым үзе, аңа аранжировканы Расим әфәнде Ильясов ясаган, “Казан нуры” халык инструментлары оркестры оркестровкасы.

Гаилә елы уңаеннан, безнең алып баручы Илмир Ямаловның гаиләсе турында әйтми китеп булмый. Ул дүрт бала әтисе. Үзе гел юлда булып, чөнки төрле мәдәни чараларга гел чакырып торалар, безгә дә туры Мәскәүдән кайтып төште, Илмир гаиләсен бик кадерли, читтә чакта бик сагына икәнлеген белдек.

Төп терәкләребез

Бәйгедән бәйрәмгә әйләнгән фестиваль иганәчеләр ярдәме белән үтте. Иң беренче чиратта, әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый оешмасы.  Нократ Аланы эшмәкәрләре Валерий Смолюк, Ольга һәм Павел Артемьевлар, Екатерина һәм Рамил Хәкимовлар, Минзилә һәм Мәгъсут Фәхертдиновлар, Алсу  һәм Рөстәм Шәймәрдановлар, Елена Лебединцева һәм Миннегаләм Дәүләтшина – алардан башка бер генә чарабыз да узмый.

Миннегаләм ханым елдагыча бу көнгә ботка пешереп тә алып килде, чөнки бәйге кысаларында “Карга боткасы” йола бәйрәме дә үткәрелде. Фестиваль 21 март көнне, Нәүрүз исеме астында үтәргә тиеш иде, билгеле бер сәбәп аркасында кичектерелде.

Югары бәя

“Татар моңы мәңге яңгырар”  II Бөтенроссия фестиваль-конкурсы кысаларында гала концертка килгән коллектив җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл  оештырылды. Аны жюри рәисе үзе –  Расим әфәнде Ильясов алып барды. Бу үзенә күрә остаханә дә булды. Расим әфәнде безнең фестиваль-конкурсны югары бәяләп, бәйгене үзара ярыш кына итми, аны фестиваль рәвешендә бәйрәмчә үткәрелүен бик уңай күренеш дип атады. Расим әфәнде “Татар моңы мәңге яңгырар”  бәйгесе идея авторы, аны оештыруда әйдәп баручы “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Мөхәммәтшина хезмәтен югары бәяләп, аңа рәхмәт әйтте.

Нурания Шакирова.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*