tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каллиграфия остасы Рамил Насыйбуллов: Бу рәсем ясау гына түгел, аның үз кануннары бар
Каллиграфия остасы Рамил Насыйбуллов: Бу рәсем ясау гына түгел, аның үз кануннары бар

Каллиграфия остасы Рамил Насыйбуллов: Бу рәсем ясау гына түгел, аның үз кануннары бар

Россия ислам институтында «Татар мөселман каллиграфиясен торгызып» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Белгечләр каллиграфияне яңадан торгызуга бәйле фикерләрен җиткерде.

Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, институтта каллиграфияне яңадан торгызу эше көчле бара. «Хәзерге вакытта каллиграфиягә профессиональ булмаган якын килү бар. Матур ясаучы каллиграфлар бар, әмма алар гарәп телен белми. Алар да каллиграфияне үстерүгә үз өлешен кертәдер, тик бездә башка очрак. Без Гарәп каллиграфиясе үзәгендә бу сәнгатьне профессиональ дәрәҗәдә яңадан торгызырга тырышабыз», – дип сөйләде ул.

Күргәзмәне оештыручылар – Россия ислам институты һәм «Миллиард.Татар» интернет-басмасы. Күргәзмәдә институтның Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбуллов һәм аның шәкертләре – каллиграф Артур Писаренко һәм дизайнер Рәсүл Гайнановның барлыгы 12 хезмәте тәкъдим ителә. Моңа кадәр эшләр «Миллиард.Татар» телеграм-каналында чыккан.

«Миллиард.Татар» басмасы баш мөхәррире Арслан Минвәлиев әлеге үзәк белән ике ел элек танышуын әйтте. «Без мондагы профессиональлеккә шаккаттык. Һәр детальнең мәгънәсе бар, бу – бер сәнгать», – диде ул.

Авторлар үзләренең эшләре белән дә таныштырды. Рамил хәзрәт каллиграфиянең үз кануннары булуын ассызыклады. «Безгә классика кирәкми, без заманчаны ясыйбыз, диючеләр бар. Классика – каллиграфиянең иң биек үсеш ноктасына җиткән халәте. Классик хәлгә җитәр өчен бик күп вакыт кирәк. Каллиграфия – гарәп теленең бер фәне. Бу рәсем ясау гына түгел – үз кануннары булган фән», – диде ул.

Артур Писаренко сүзләренчә, каллиграфия өлкәсенә массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан игътибар бик аз. «Нигездә, шамаилләргә игътибар бирелә. Традицион ислам сәнгате күләгәдә кала. Бу күргәзмә аларны күрсәтү өчен зур мөмкинлек», – диде ул.

Ул нәсх, рука һәм башка стильләрдә эшләнелгән хезмәтләре белән таныштырды. «Гадәттә, нәсх нечкә каләм белән языла, тик анда барлык нечкәлекләре дә күренми, зур каләм кулланганда барысы да аермачык. Нәсх стилен зур каләм белән язу – заманча тенденция. Без классик каллиграфия белән шөгыльләнсәк тә, һәр эштә модернизм бар», – диде ул.

Дизайнер Рәсүл Гайнанов эшләрдә яфрак, чәчәк кебек бизәкләр, ачык төсләр куллануын әйтте. «Без төп игътибарны каллиграфиягә юнәлтергә тырыштык. Шул ук вакытта ачык төсләр кулландык. Детальләр, элементларны хәрефләр белән берләштерергә тырыштык», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*