tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаиләгез бәхетен саклагыз
Гаиләгез бәхетен саклагыз

Гаиләгез бәхетен саклагыз

Самара халкын моннан 30 елга якын элек (төгәлрәк булсак – 28 ел) үзенә гашыйк иткән коллективыбызның һәрбер концерты тамашачыны таң калдыра. Ә менә 27 апрельдә тәкъдим ителгән «Гаилә җылысы» программасы алдагыларыннан нык аерылып тора иде.

Беренчедән, ансамбльгә яңа музыкант, гитарачы Салават Вәлиев килгән, декрет ялыннан соң талантлы җырчы Айгөл Минастинова чыккан, вокалистларның номерларын җанландырып торучы “Гармония ветра” бию коллективы да төркемне уңышлы тулыландырды. Ә Салават, Эльвин , Алсу Хәлимуллиннарның, Алсинә Дәү-ләтбаеваның осталыгы көннән-көн үсә баруын сизмәгән һәм югары бәяләмәгән бер генә тамашачы да калмагандыр, мөгаен.

Ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе – “Гали гармуннары”, “Җирнең бәллүр йөрәге” фестивальләре лауреаты һәм тагын әллә никадәр бәйгеләрдә җиңгән гармунчыбыз Мидхәт Әминов, танылган опера театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясарга лаеклы Илдар Хәкимьянов, сандугачтай моңлы тавышлы Миләүшә Хәлимуллина һәм 28 ел дәвамында чыгыш ясаган җырчыларга аккомпаниатор булган музыкаль җитәкче, талантлы музыкант Лилия Хәлимуллина «Идел»нең йөрәге дә, нигезе дә булып кала бирәләр.

«Моннан 15 еллар тирәсе элек, сәхнәгә бер-бер артлы Салават, Эльвина, Алсу чыгып, матур гына номерлар куя башлагач, менә шушы бәләкәчләрне үстереп, артист итәм дә пенсиягә китәм. Авылга кайтып, тавыклар үрчетермен, күкәй сатып, бизнес ясармын, дип хыялланган идем. Әмма бу өчесе үсеп җиткән вакытка Вәсимә Фәрдиева тагын 15 бала китереп бастырды. Хәзер авыл турында онытырга туры килә инде», – дип шаярта Мидхәт абый, «Заман» ансамбленә ишарәләп. (искәрмә: Мидхәт Әминов – «Заман» балалар фольклор ансамбленең музыкаль җитәкчесе)

Юк әле, Мидхәт абый, лаеклы ялга ашыкмагыз. Әнә бит сезнең җылы канат астында нинди талантлы яшьләр үсеп чыга! Сез – алар өчен музыкаль гаилә башлыгы, остаз һәм рухландыручы бит. Алсинә Дәүләтбаева да сезнең янәшәдә үзенең күптәнге хыялын чынга ашырды. Ул композитор Фирзәр Мортазинның «Ромашкалар» җырын башкарганда, зал тын да алмады, таң калып тыңлады. «Менә бу – тавыш, менә бу – моң! Үзебезнең Илсөя Бәдретдиновабыз үсеп җиткән!» – дип пышылдашып алучылар да булды.

Ә Айгөл Минастинова, сабыена багышлап, «Улым минем» җырын башкарганда, күңелләр шулкадәр нечкәрде ки, күз яшьләрен һич тыеп булмады. Бу бөтен яклап килгән, чибәр һәм талантлы кызларыбызга карап: «Әгәр алар профессиональ вокал укытучылары белән дә шөгыльләнсәләр, һичшиксез, «модный» продюсерлар үзләрен шунда ук Казанга алып китәчәкләр», – дип уйлап куйдым. Афәрин! Күз тимәсен!

Гомумән, репертуар, музыкаль эшкәртүләр, аранжировка, төрле төстәге утлар белән яктыртулар – барысы да бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Монда инде тиздән тавыш режиссеры дипломын алачак Салават Хәлимуллинның тырышлыгы һәм осталыгы ачык күренә. Җырчы буларак та аның үсеше нык сизелә.

Саксофончы кызларыбыз – апалы-сеңелле Эльвина һәм Алсу да чын музыкантлар булып үсеп җиткәннәр, программаның «изюминка»сы булып торалар.

«Гаилә җылысы» дип аталган программа җисеменә бик туры килде. Бөтен композицияләр тамашачыларга бик ошады, рәхәтләнеп биешеп, җырлашып ял иттек. Үзебезне ниндидер гаилә мәҗлесендә булгандай хис иттек. Ә азакта сәхнәдә сюрприз булды – Айдар Хәйбуллин Әдилә Загартдиновага өйләнешергә тәкъдим ясады. Әдилә исә, шоктан бераз айныгач, мин риза, дип җавап бирде. Зал, яшь парны көчле алкышларга күмеп, тәбрикләде. Менә бит, тагын бер матур гаилә туарга тора. Әдилә белән Айдарга бәхетле, шатлыклы, тигез һәм мәхәббәтле озын гомер телибез. Сүз уңаеннан: Әдилә – Самара кызы, ә Айдар – Бөгелмә шәһәреннән. Алар «Сәләт» лагеренда танышкан булганнар. Ярату хисләре Айдарны Самарага тартып китергән һәм монда төпләнеп калырга өндәгән.

«Эх, шәп, бик шәп булды!» – дип, залдан көлешә-көлешә чыгып килүче апаларга мөрәҗәгать итәм:

– Концерт ошаган бугай үзегезгә, апалар?

– Әлбәттә, бик ошады, искиткеч! Мин «Идел»нең бер концертын да калдырмаска тырышам. Программалары һәрвакыт бик эчтәлекле, артистлары яшь. Аларның талантына карап сокланам һәм шундый егет-кызларыбыз бар-лыгына шатланам. Безгә яхшы кәеф, уңай энергия, алга таба яшәргә көч-куәт, күңелләребезгә җылылык биргән өчен бик зур рәхмәт үзләренә. Мидхәт Әминовка исәнлек-саулык телибез, сәхнәдән китәргә уйламасын да! – дип елмая Роза ханым Калмыкова.

«Идел» ансамбленең Мактау грамоталарын, төрле бәйге-фестивальләрдә яулаган титул-исемнәрен санап чыгар өчен шактый вакыт кирәк булыр иде. Әмма барысыннан да мөһимрәк булган казанышы – халык мәхәббәте. Алга таба да озак еллар дәвамында безне җылы, яңа программаларыгыз белән куандырып торыгыз! Рәхмәт сезгә!

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*