tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Зарница» – тәрбия нигезе
«Зарница» – тәрбия нигезе

«Зарница» – тәрбия нигезе

Бик күп урта һәм өлкән буын вәкилләренә яхшы таныш булган «Зарни­ца» хәрби-спорт уенына агымдагы елда 60 ел тула. Бераз тарихка кагыл­сак, уенның беренче кагыйдәләрен Пермь өлкәсенең Кызыл Кама райо­ны Мысы авылы укытучысы Зоя Кротова уйлап чыгара һәм хәрбиләр белән берлектә беренче уен уздырыла.

СССРда пионер хәрби-спорт уены хәрби өйрәнүләргә охшаш хәрби хәрәкәтләр имитациясеннән гыйбарәт була. Уен барышында пионерлар, командаларга бүленеп, төрле уен элементлары кертелгән хәрби-гамәли спорт төрләрендә ярыша.

Рәсми рәвештә “Зарница” Бөтенсоюз хәрби-спорт уены 1967 елда ВЛКСМ Үзәк комитеты, пионер оешмасының Үзәк Советы, Совет армиясенең баш сәяси идарәсе һәм “Пионерская правда” газетасы редакциясе тарафыннан оеш­тырыла, аның каршында уенның төп штабы төзелә. Уенның максаты – совет яшьләрен хәрби-патриотик тәрбияләү. Хәрби хезмәт итү срогы өч елдан ике елга кадәр кыскартылу сәбәпле, «Зарница» уены мәктәпләрдә башлан­гыч хәрби әзерлек эшләрен оеш­тыру планына кертелә.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә дә “Зарница” мәктәп һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары тарафыннан бик яратып кабул ителә.

Апрель ахырында Лыскау агропро­мышленность техникумы базасында Сергач, Пильна, Зур Болдино, Воро­тынец һәм Сечен агротехникумы ко­мандалары «Нижегородская Зарница-2024» уенына җыелды.

Ярышлар командаларның тантана­лы сафка басуыннан башланды. Егет-кызларны округның хәрби комиссары Алексей Медведев, отставкадагы генерал-майор Анатолий Тарасов, техникум директоры Марина Тарасо­ва сәламләде, уңышлар теләде.

Хәрби уеннарга старт бирелде. Егет-ләр һәм кызлар тарихны, медицина нигезләрен белү буенча белемнәрен тикшерде, физик һәм хәрби әзерлек биремнәрен узды, төрле эстафета­ларда көндәшләреннән алда булырга тырышты.

Ә җиңү бәхете бу көнне Петрякс мәдәният йорты мөдире, Пильна агропромышленность техникумының ОБЖ укытучысы Әхмәр Закиров җитәкләгән һәм әзерләгән шушы җирлек командасына елмайды. Әхмәр Фаттаховичның никадәр па­триотик җанлы кеше булуын яхшы белгәнгә, округара дәрәҗәдә узган ярышларда җиде команда арасын­да аның тәрбияләнүчеләре беренче урын яулавында шик юк иде.

Без Әхмәр әфәнде җитәкчелегендә Пильна командасын ихластан кот­лыйбыз, киләчәктә дә Ватаныбызның чын патриотлары булып калуларын телибез!

Румия ХАМЗИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*