tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнекеләр дә призерлар сафында
Безнекеләр дә призерлар сафында

Безнекеләр дә призерлар сафында

17-20 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XI Халыкара олимпиада гөрләп узды. Анда 5 чит илдән, Россиянең 27 төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән килгән 500 укучы һәм студент катнашты.

Зур Рбишча мәктәбенең 8 һәм 10 класс укучылары Ансар Таҗетдинов белән Эльнара Абдрәхимова, Сафаҗайдан Рамилә Зарипова (11 кл), Сылу Сафиуллина (10 кл) белән Альбина Хайретдинова (8 кл) һәм Татар Моклокасы мәктәбенең 11 класс укучы Зөлфия Арибҗановадан торган Нижгар делегациясен шушы масштаблы тел бәйгесенә Зур Рбишча мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файлә ханым Таҗетдинова җитәкләп барды.

4 көн дәвамында бәйге катнашучылары татар теле, әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма рәвештә һәм телдән биремнәр үтәде, «Татарстан – фән һәм мәгълүмати технологияләре теле» яки «Гаилә – буыннарның өзелмәс чылбыры» дигән темаларга проект эшләрен яклады. Шул 3 турның нәтиҗәләре нигезендә 3 гран-при иясе, 20 җиңүче һәм 77 призер билгеләнде. Иң куанычлысы – Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган йомкаклау тантанасында Халыкара олимпиада призерлары сафында сәхнәгә безнең кызлар Эльнара белән Рамилә дә күтәрелде.

Без кызларны, аларның остазларын, шулай ук тел бәйгесендә өлкәбез данын намуслы яклаган барлык егет-кызларны, аларны җитәкләгән Файлә ханымны ихластан котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез.

Киләчәктә дә телебезне саклап, яратып, аңа хөрмәт белән карап һәм, башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә тырышып, ә иң мөһиме – туган телебездә фикер йөртеп һәм сөйләшеп яшәгез!

Румия ХАМЗИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*