tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган тел» юбилеен бәйрәм итәчәк
«Туган тел» юбилеен бәйрәм итәчәк

«Туган тел» юбилеен бәйрәм итәчәк

Быел әлеге милли иҗтимагый оешмага 35 ел тула. Шушы дәвер эчендә аның эшчәнлегендә йөзләгән актив милләттәшләребез катнашып, татар мәдәниятен, мәгарифен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керттеләр. Җәмәгатьчеләребезнең казанышлары зур – татар милли һәм дини бәйрәмнәребезне яңадан торгызу, өлкә татар газетасын, күпмилләтле “Радио-7” радиосын, “Яктылык” мәктәбен булдыру, Самара Җәмигъ мәчетен төзүдә актив катнашу, милли иҗади коллективларны хуплау һәм башкалар, һәм башкалар.

“Туган тел” шулай ук Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның (учредитель) берсе булып тора. Безнең җәмгыять үрнәгендә Самара өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә дә шундый оешмалар барлыкка килде.

Җыелышта сүз күбесенчә “Туган тел”нең 35 еллыгын билгеләп үтү турында барды. Җәмгыятьнең президенты Ильяс Шәкүров, юбилей чаралары 31 майда Металлурглар мәдәният сараенда узачак, дип белдерде. Бәйрәм кысаларында оешманың ветераннарына һәм бүгенге активистларына бүләкләр тапшырылачак.

Концерт программасына килгәндә исә, Казан артистларын чакырмаска дигән фикергә килделәр. Тамашачылар алдында Татарстан йолдызларыннан ким булмаган җирле татар артистлары, коллективлары чыгыш ясаячак. Ә моңа кадәр, иртәнге сәгать унда, Металлурглар мәдәният сараенда тематик секцияләр эше башланачак. Анда катнашучылар, үзара фикер алышып, мөмкин кадәр күбрәк милләттәшләребезне милли иҗтимагый эшчәнлеккә, шул исәптән мәдәният, спорт, милли мәгариф, эшкуарлык, хәйриячелек, төбәкне өйрәнү, гаиләдә милли гореф-гадәтләрне саклап калу юнәлешләренә, җәлеп итү буенча карарлар кабул итәргә тиеш булачаклар. Һәр секция эшенең нәтиҗәләрен тантана барышында сәхнәдән игълан итәчәкләр. Җыелышта секцияләрнең модераторлары билгеләнде инде, шулай ук техник мәсьәләләр дә каралды.

“Туган тел”нең башкарма директоры Гүзәл Рамазанова җәмгыять эшенең нәтиҗәләре һәм якын киләчәккә планнары белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, оешма Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан уздырылган, милли сәясәт өлкәсендәге дәүләт программасын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән барлык чараларда да катнашырга тырыша. Әйтик, Крутые Ключи һәм Южный город микрорайоннарында урнашкан ике зур мәктәптә дәрестән тыш татар теле укытыла, Җәмигъ мәчете каршында татар телен өйрәнү курслары эшли, даими рәвештә Самараның тарихи татар урыннарына экскурсияләр оештырыла. Былтыр Казандагы “Сәләт” татар лагерена балалар тупланды. Быел да анда барырга теләүче малайлар, кызларны җыярга ниятлиләр. “Туган тел” җәмгыяте Татарстан Республикасының “Татарча диктант” проектында да катнашып килә. Оешма шулай ук яшьләр белән дә актив эш алып бара.

– Регионыбызда яшәүче татарлар тормышына кагылган вакыйгалар һәм чаралар белән “Ватсап” социаль челтәрендәге “Туган тел” төркемендә танышырга була, – дип белдерде Гүзәл Рамазанова һәм утырышка җыелучыларны җәмгыять эшчәнлегендә активрак катнашырга чакырды.

Җыелышта “Туган тел” советындагы кайбер кешеләр урынына яңа әгъзалар кертелде. Ә Фәһим Йосыпов һәм Ригиль Курмаев оешманың вице-президентлары итеп билгеләнделәр.

Данияр Сәйфиев

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*