tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы… Кайгысыз сабый чакны артта калдырып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, колачын җәеп, «хуш киләсең», ди-еп каршы алучы, еллар буе шатлык-борчуларны бүлешеп яшәп, олы тормыш юлына аяк басканда балаларга төпле һәм акыллы киңәшләрен бирүче дә ул. Никадәр сабырлык, түземлелек сорый укытучы хезмәте!

Бу язманың төп геройлары элеккеге вакытта да һәм хәзерге чорда да тырыш хезмәт куючы Татар Кумбашы мәктәбе укытучылары. Мәктәп коллективын укытучылардан кала хисапчы, пешерүче апалар, җыештыручылар да тәшкил итәләр. 20 апрель көнне Татар Кумбашы мәдәният йортында мәктәп коллективы белән “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Матур истәлекләр, изге хыяллар, беренче шатлык-куанычлар үткән мәктәп бинасыннан килгән апа-абыйлар белән очрашырга шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар да килгәннәр иде.

Очрашу кичәсе укытучыларны кыңгырау астында “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дип аталган соңгы дәрескә озатты. Кичә укытучыларның һәм укучыларның матур истәлекләре белән бергә үрелеп барылды. Килгән укучылар үзләренең сыйныф җи- тәкчеләренә һәм беренче укытучыларына күңелендә йөрткән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Кайбер сыйныфларның соңгы кыңгырауда һәм мәктәпнең төрле бәйрәм кичәләрендә төшерелгән видеолары да сакланып калган. Аларны да бергәләп карап, хатирәләрне яңарттылар. Кайта алмаганнар Татар Кумбашы мәктәбендә эшләп, ерак Казахстан якларына тормышка чыккан Зөбәрҗәт Шәфигуллина, шушы мәктәпне бетереп чыккан чит илдә яшәп ятучы Фирүзә Шәйхетдинова, ерак Сургут шәһәреннән Ләйсән Нәфыйкова интернет челтәре аша да котлаулар җибәргәннәр иде.

Кеше тормышында мәктәп еллары иң кадерле хатирәләр булып гомер буе озатып йөри. Бу һәркемгә хас халәттер. Безнең тормышта аерылышу һәм очрашулар чиратлашып тора. Аерылышу никадәр сагышлырак булса, очрашу шулкадәр үк куанычлы. Бергә бер мәктәптә укыган укучылар белән очрашулар да аеруча күңелле булды бу кичәдә. Кайбер укучыларны инде килгән кунаклар мәктәпне тәмамлаганнан соң күрмәгән дә булганнар. Кызыклы вакыйгалар искә төшерелде, истәлеккә фотога да төшелде.

Татар Кумбашы мәктәбен 2003 елны тәмамлап, хәзерге вакытта гаиләсе белән Казан шәһәрендә  гомер итүче Фаил Наил улы Шакиров мәктәп коллективының һәммәсенә чәчәкләр бүләк итте. Укытучылар да үз чиратында һәммә балага, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Мәктәп еллары – ул самими балачак, яшүсмерлек еллары. Беренче укытучы, беренче класс, беренче китап, беренче язу, беренче дуслар да. Мәктәп еллары – күпме хис-тойгылар, күпме борчулар, сөенү-шатлыклар да. Шулай ук яраткан һәм яратмаган дәресләр дә. “4”леләр һәм “5”леләр, “2”леләр һәм “3”леләр дә. Мәктәп еллары – күпме кичәләр, иртәләр, күпме конкурс- ярышлар, төрле чаралар, узышлар, чыгышлар. Аларның һәрберсе, ә кайберләре бигрәк тә үзәккә үтеп, йөрәккә сеңеп кала, еллар үткән саен сагындырып искә төшә. Бүгенге очрашу сезгә шушы истәлек-хатирәләрне яңартып, туган мәктәбебезнең тагын бер кат җылы нурын тоярга ярдәм иткәндер дигән фикердә калабыз.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*