tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе быел дүртенче тапкыр уза

ВИДЕО: «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе быел дүртенче тапкыр уза

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырыла. Пандемиягә бәйле чикләүләр булу сәбәпле дистанцион форматта оештырыла һәм 15 октябрьдә старт ала. Әлеге бәйге әдәбият сөючеләр өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле, катнашучылар саны ни сәбәпле елдан-ел арта һәм җиңүчеләргә нинди бүләкләр бирелә, нинди үзгзрешләр кергән? Бу хакта оештыручылар матбугат очрашуында сөйләде.

“Җәлил укулары” Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән берлектә оештырылып килә һәм Муса Җәлил һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илдән популярлаштыруны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәтүне максат итеп куя. Журналистлар белән очрашуда катнашкан Ләйсән Исхакова искәртүенчә, Җәлил әсәрләрен быел теләсә кайсы телгә тәрҗемә итеп сөйләү мөмкинлеге дә бар. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков билгеләп үткәнчә, узган елны катнашучылар саны 40 меңнән артып киткән.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*