tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә милләттәшләребез белән очрашулар дәвам итә
Оренбург өлкәсендә милләттәшләребез белән очрашулар дәвам итә

Оренбург өлкәсендә милләттәшләребез белән очрашулар дәвам итә

Оренбург өлкәсендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә милләттәшләребез белән очрашулар дәвам итә.

11нче октябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Дәүләт театрында, өлкәнең 9 районыннан килгән вәкилләр белән “Ана хакы” милли- мәдәни лекториясе үткәрелде.

Бүген исә Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында, Әсәкәй районының китапханәсендә 13 авылдан килгән вәкилләр белән бик җылы очрашулар бара. Шулай ук Әсәкәй районының мәдәният сараенда, балалар бакчасында чаралар планлаштырылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*