tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “МИН-ТАТАР, чөнки…” конкурсы нигезләмәсе
“МИН-ТАТАР, чөнки…” конкурсы нигезләмәсе

“МИН-ТАТАР, чөнки…” конкурсы нигезләмәсе

6+                                                                      

 Бөтендөнья татар конгрессы сайты “Мин – татар, чөнки…”  конкурсын үткәрү турында

       НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр:

1.1. “ Мин-татар, чөнки…” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);

1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.

1.3.Конкурста иң яхшы видеоязма юллаган 10 катнашучы сайлап алына  һәм аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла;

1.4. Конкурска килгән эшләр арасында игътибарга лаеклары күп булса, оештыручылар Рәхмәт хатын бирү санын арттыра ала;

1.5. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – милли үзаңны, милли рухны үстерү.

2.2. Бөтенроссия халык санын алу көннәрендә милли гореф-гадәтләргә, татар теленә, милләтебезгә карата игътибарны арттыру, хөрмәт тәрбияләү, яшьләрне җәлеп итү.

2.3. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм инстаграмын популярлаштыру.

  1. Конкурсның номинацияләре:

3.1 Конкурс “Мин-татар, чөнки…” номинациясе буенча үткәрелә:

3.2 Конкурста катнашучылар арасында урыннар билгеләнми. Иң кызыклы һәм иң эчтәлекле видеоязма тәкъдим иткән 10 катнашучы Конгрессның Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә лаек була.

  1. Конкурста катнашучылар:

4.1 Конкурста 6 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала.

4.2 Конкурста катнашучы  “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, инстаграмда видео урнаштырырга тиеш.

4.3 Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп,  видеоны #минтатар2021 хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштыра.

4.4 Конкурста катнашучы видео астына исем – фамилиясен, яшен, кайдан булуын язарга тиеш.

  1. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче видео бер минуттан артмаска тиеш.
5.2 Конкурста катнашучы “Мин – татар, чөнки….” дигән сүзләрне кабатлап, җөмләне дәвам итеп видео яздырырга тиеш.

5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән конкурс эшләре каралмый.

5.7. Конкурска старт  2021 елның 15 нче октябрендә бирелә. Ул  14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

5.8. Конкурсның иң яхшы видеоязма авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында 25 нче ноябрьдә игълан ителәчәк. Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасының көне һәм  вакыты алдан хәбәр ителә.

5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне Конгрессның сайтына урнаштыру оештыручылар хокукында.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*