tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Серов шәһәрендә «Татар Җыены – 2021» чарасында катнашачак
Данис Шакиров Серов шәһәрендә «Татар Җыены – 2021» чарасында катнашачак

Данис Шакиров Серов шәһәрендә «Татар Җыены – 2021» чарасында катнашачак

Иртәгә, 14 октябрьдә, Серов шәһәрендә «Татар Җыены – 2021» Серов шәһәр округы татарларының җыены узачак. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашыр дип көтелә.

Свердловск өлкәсенә эш сәфәре программасы шулай ук татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашуны, татар милли традицияләрен саклауга багышланган күргәзмә белән танышуны үз эченә ала. Моннан тыш, Советлар Союзы Герое М.Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасы да булачак.

Кичен шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*