tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбург шәһәрендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды
Екатеринбург шәһәрендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды

Екатеринбург шәһәрендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды

Бүген, 13нче октябрь көнне, Екатеринбург шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачылу тантанасында катнашты.

Бирегә шулай ук Свердловск өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов,Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиле Хәйдәр  Гыйльфанов, Свердловск өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты Альберт Абзалов, Екатеринбург шәһәр Думасы рәисе Игорь Володин, Екатеринбургның Орджоникидзе районы башлыгы Роман Кравченко, Свердловск өлкәсе Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе идарәсе рәисе Фәрух Мирзоев, Урал татарлары” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Фавия Сафиуллина һ.б. килделәр.

-Дөньяның төрле илләрендә, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче халкыбызның Свердловск өлкәсендә дә үз тарихы бар. Бүгенге көндә монда  150 мең татар яши, 14 татар оешмасы эшләп килә. Муса Җәлилгә һәйкәл ачылу – биредә яшәүче милләттәшләребез өчен зур әһәмияткә ия, – дип ассызыклады Васил Шәйхразыев.

Шулай ук, күркәм традиция буенча, яңа бюст урнашкан «Халыклар дуслыгы» скверында агачлар утыртылды. Язын биредә яшь алма чәчәк атачак.

Ләйсән Хәерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*