tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры яңа сезонын «Кичер мине, әнкәй» спектакле белән ачты
Әтнә театры яңа сезонын «Кичер мине, әнкәй» спектакле белән ачты

Әтнә театры яңа сезонын «Кичер мине, әнкәй» спектакле белән ачты

Әтнә театры чираттагы театраль сезонын Рабит Батулла пьесасы буенча куелган «Кичер мине, әнкәй» спектакле премьерасы белән ачып җибәрде. Спектакльне Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән.

«Кичер мине, әнкәй» сагышлы комедиясен пьеса авторы, халык язучысы Рабит Батулла, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башкалар тамаша кылды.

Театр әлеге спектакльне 17, 21, 24, 29 октябрь көннәрендә Казанның Северный, Красная горка, Кадыш һәм Вознесенское мәдәният йортларында күрсәтәчәк. 23 октябрь көннәрендә кабаттан үз сәхнәсендә Әтнә тамашачысына тәкъдим ителә.

«Кичер мине, әнкәй» — Фәрит Бикчәнтәевның бу театрда куйган икенче әсәре. Үткән сезонда ул театр соравы буенча Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклен чыгарган иде.

«Кичер мине, әнкәй» — Рабит Батулланың иң күп куелган әсәрләренең берсе. Ул үз вакытында Камал театрында да уңышлы барды, хәзерге вакытта Кариев театры репертуарында. Әлеге әсәр нигезендә Фәрит Дәүләтшин фильм да төшерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*