Татар сәхнәсендә якты йолдыз булып балкыган виртуоз гармунчы Фәйзулла Туишев 1888 елның 19 декабрендә хәзерге Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында дөньяга килә. Танылган артист дәрәҗәсенә ирешкәч, ул берничә тапкыр туган якларына кайтып, авыл клубында халык алдында чыгыш ясый.
“Ярты гасыр инде мин гармуннарда уйныйм, менә шуңа тыңлаучыларым белән кайбер фикерләремне уртаклашасым килә.
Бала һәм үсмер чагымда мина музыкант буларак үсәргә авыр булды. Музыкага һәвәслегем ачыла, омтылышым көчәя барган саен иске карашлы динчеләрдән аеруча күп эләкте, музыка белән шөгыльләнүдән алар мине биздерергә тырыштылар. Әмма музыкага омтылу аларның өркетү – тыюларыннан көчлерәк булып, мин тырыша-тырмаша жирдән шытып чыккан кыргый җимеш агачы үсентесе сыман, бәреп чыктым. Нәкъ шулай булды, мин кыргый идем, кыргый рәвештә «кыргый» саналган музыка уен коралында – гармунда уйнадым. Мин гармунга мондый караш белән килешмәдем, халык арасына киттем, халык эчендә үстем һәм шомардым, ә халык үзенең гармунын ярата.
Гармун «кыргый җанвар» шикелле «үкермәсен» өчен, бәлки, жанга ятышлы, матур авазлар белән җырласын өчен, мин гармунда уйнау буенча үз мәктәбемне булдырырга тырыштым.
Мин уйный башлаганда, гармунның ике системасы бар иде: русча төзелешле тальян һәм немец гармуннары. Аермалары: күрекләре белән идарә итүдә. Ике һәм өч рәтлеләр соңыннан гына күренә башлады, ә баян гомере күп дигәндә 35-40 ел белән исәпләнә.
«Лилипут» дип аталган бәләкәй концерт гармуннары сәхнәгә беренче булып җиде телле «невский» гармунын эшләтеп алган Петр Невский белән бергә генә менделәр.
Вася дәдәй Варшавский исә ике рәтле хроматик (авазның, тавышның ярты тоннарга бүленүен тәэмин итүче) төзелешле гармун эшләтте.
Мин «әче» тавышлы гармуннарны бервакытта да өнәмәдем, йомшак, бәрхет аһәңле тавыш чыгара алуга ирешкәнче гармун ясаучы осталар белән төннәремне уздыра идем”,- дип яза үзенең истәлекләрендә данлыклы якташыбыз Фәйзулла Туишев.
Чыганак: emet73.ru