tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Татар кызы 2024” бәйгесенең төбәк этабы узды
Киров өлкәсендә “Татар кызы 2024” бәйгесенең төбәк этабы узды

Киров өлкәсендә “Татар кызы 2024” бәйгесенең төбәк этабы узды

2024 елның 1 маенда  Киров өлкәсе Вятка аланы район Урта Шөн авылы мәдәният йортында  “Татар кызы 2024” бәйгесенең төбәк этабы узды. Бәйгедә алты кыз катнашты.

Бәйгене Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгрифәт ижтимагый оешмасы житәкчесе Рәуф Хәлим улы Фәсхетдинов , Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты житәкчесе Данис Фәнис улы Шакировның гузәллек һәм сәләт бәйгесендә катнашучыларга һәм тәмашачыларга сәләмләве белән башлап жибәрде, Рәуф Хәлим улы шулай ук Киров өлкәсе хөкумәтенә, Вятка аланы район хакимиятенә, мәдәният хезмәткәрләренә һәм чараны оештыруда матди ярдәм курсәткән эшмәкәрләргә рәхмәт сузләре житкерде.

Бәйгегең жюри житәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Идел халык жыр коллективы житәкчесе Әлфия Вазих кызы Сабирова житәкләде.Һәр һөнәр буенча кызлар көч сынашканда жирле һәм башка жирлекләрдән килгән һәвәскәр жырчылар тәмәшачыга узләре татар халык жырларын башкардылар.

Бәйге бик мавыктыргыч, вакыт узганы сизелмәде дә, һәр кыз узенең булганлыгын, осталыгын өч сәгәть буена жюри әгзалары һәм тәмәшачыга курсәттеләр. Жюри әгзәлары утырышыннан соң “Иң зирәк кыз” исеменә Закирова Әлфинә, “Иң нәзәкәтьле кыз” Гизатова Розалина, “Иң тырыш кыз” Шайдуллина Әлинә, “Иң иҗади кыз” Кавиева Динара, “Иң максатчыл кыз” Гайнанова Ильдария һәм Киров өлкәсе “Татар кызы” бәйгесе җиңучесе итеп Ахатова Ильнара Ильнар кызы игълан ителде.

Бәйгедә һәр катнашкан кызга кыйммәтле буләкләр, номинация язылган ленталар, кубоклар , чәчәкләр һәм жиңуче кызга корона буләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*