tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс урта мәктәбе коллективы Димитровград шәһәрендә «Гакыйль Сәгыйров укулары»нда катнашты
Марс урта мәктәбе коллективы Димитровград шәһәрендә «Гакыйль Сәгыйров укулары»нда катнашты

Марс урта мәктәбе коллективы Димитровград шәһәрендә «Гакыйль Сәгыйров укулары»нда катнашты

Чүпрәле районы Марс урта мәктәбе коллективы Димитровград шәһәрендә «Гакыйль Сәгыйров укулары»нда катнашты.

Чара 24 апрельдә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге мәктәбендә узган.

«Мәктәп коллективы безне хөрмәтле кунаклар кебек каршы алды. Аларның фикеренчә, Татарстан читтә яшәүче татарларның милли мәркәзе булып тора. Татарстаннан килгән кунаклардан алар милли үзаң, мәдәният һәм тел үстерү, тарихи-мәдәни мирасны саклап калу алымнарына, милли хискә баеп кала. Биредә милли мәдәниятне, татар телен, сәнгатьне, традицияләрне, гореф- гадәтләрне, динне саклап яшәүче халык яши. Без моңа бик шатланып кайттык», – дип сөйли Марс мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзилә Хөсәенова.

Укучылар Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдиновага мәктәп коллективына олы рәхмәтен белдерә.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*