tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татулык” татар иҗтимагый оешмасының 30-еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды
“Татулык” татар иҗтимагый оешмасының 30-еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды

“Татулык” татар иҗтимагый оешмасының 30-еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды

Агымдагы елның 27 апрелендә Кыргызстанда Иссык-күл өлкәсе Каракол шәһәре “Татулык” татар иҗтимагый оешмасының 30-еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева катнашты. Ул бәйрәм белән котлап, милләттәшләргә Татарстан Республикася премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г.Шәйхразыевның тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессыһәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының бүләкләрен тапшырды.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Каракол шәһәре мэры, Россиянең Кыргызстандагы илчелегенең өченче секретаре һәм башка бик күп Кыргызстан оешмалары вәкилләре чыгыш ясадылар. Бәйрәм уңаеннан милләттәшләребезне котларга Бишкек, Токмак, Чолпон-Ата шәһәрләреннән татарлар да килгән иде.

Кичәне үзләренең моңлы җырлары белән Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Караколга җибәрелгәнТатарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов бизәде. Бәйрәм киче күмәк туган тел җырын җырлау белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*