Бу минутларда XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучыларын теркәү башланды. Делегатлар килә торган мәйданчыкларның берсе – «Татарстан» кунакханәсе.
Исегезгә төшерәбез, бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. Соңрак бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:
- Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре;
- Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе.
- Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
- Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы.