tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов «Балачак җыры» проекты турында: Балаларыбыз татар җанлы
Марат Әхмәтов «Балачак җыры» проекты турында: Балаларыбыз татар җанлы

Марат Әхмәтов «Балачак җыры» проекты турында: Балаларыбыз татар җанлы

Бездә балалар өчен җырлар аз. Бу йомшак ягыбыз әле дә хәл ителеп бетмәде, ләкин булган байлыгыбызны арттыру өчен бөтенләй берни эшләнми, дип әйтергә тел әйләнми.

«Шаян ТВ» балалар телеканалы инде икенче ел рәттән «Балачак җыры» проектын әнә шул максаттан оештыра. Татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, алар язган җырларны таныту да мөһим алар өчен.

Быел «Балалар җыры» бәйгесенә барлыгы 110 җыр килгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу ике тапкыр күбрәк икән. Бәйгегә нәтиҗәләрне бүген – бәйрәм көнне ясадылар. Бүләкләүдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов та катнашты:

– «Балачак җыры»ның узган елгысы бик матур хатирәләре белән истә калган. Йомгаклау концертын карарга туры килде миңа: сәләтле балаларны тыңлап, сокланып, гаҗәпләнеп утырдым. Балаларыбыз татар җанлы, киләчәгебез – алар кулында, – диде ул.

Шунысы кызык: табиблар да, укытучылар, тәрбиячеләр дә яшь буынның яхшы җырлар тыңлап үсүен тели һәм моның өчен кулларыннан килгәнчә тырыша. Катнашучылар арасында әллә ничә төрле һөнәр иясе булган.

– Җырлар арасында төрлесе булды: кайберсенең сүзе матур, көе – юк. Һәм киресенчә. Яхшы көйне, яхшы сүзне дә әрәм итәсе килми бит. Шактый авыр булды. Мин күбрәк сүзләренә игътибар иттем һәм шундый нәтиҗәгә килдем: яшь авторларга профессионаллар белән аралашырга кирәк. Бәлки, мастер-класслар ярдәм итәр. Композиторларның кайберсе басымны дөрес ясамый, текст авторлары сүзнең мәгънәсенә төшенми. Әмма без бүген биш лаеклы җырны сайлый алдык. Бу – яхшы күрсәткеч. 10 ел рәттән шушы күрсәткечне саклый алсак, 50 җыр дигән сүз бит бу! – дип сөйләде бәйгенең жюри әгъзасы Разил Вәлиев.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*