tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына теркәлү башланды
XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына теркәлү башланды

XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына теркәлү башланды

Бу минутларда XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучыларын теркәү башланды. Делегатлар килә торган мәйданчыкларның берсе – «Татарстан» кунакханәсе.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. Соңрак бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

  1. Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре;
  2. Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе.
  3. Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
  4. Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*