Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясендә XV республикакүләм Ризаэддин Фәхретдин укулары үтте. Укуларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Мусина Гөлия Фәргать кызы тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Бәйгедә 26 районнан 160 мәгариф хезмәткәре катнашты. Икенче турда 60 укытучы һәм тәрбияче чыгыш ясады.
Барлыгы 4 секция эшләде:

«Ризаэддин Фәхретдин мирасы һәм хәзерге заман» секциясендә Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, Россия фәннәр академиясенең федераль фәнни үзәге аерым тармагындагы Механика һәм машина төзелеше институтының кече фәнни хезмәткәре Талипова Айгөл Әнвәр кызы эшләде.

«Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез» секциясенә Татарстан китап нәшрияты баш мәхәррире, татар шагыйре, журналист, галим Шәехов Ленар Миңнемөһим улы, татар шагыйре, Татарстанның Язучылар берлге әгъзасы Сәлахов Рифат Гали улы, «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе директоры Сәйфетдинов Рөстәм Равил улы, «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы 5 нче гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Гатауллин Радик Равил улы бәя бирде.

Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләренең бүгенге көндә дә актуаль булуы, укытучылар, тәрбиячеләр тарафыннан системалы рәвештә уку һәм тәрбия процессында кулланылуы тагын бер мәртәбә ассызыкланды. Галимнәр фәнни – эзләнү эшләренә югары бәя бирделәр. Мәгърифәтче, галим, педагог Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә бәя биреп бетермәслек алтын хәзинә.
“Ак калфак” оешмасы материаллары буенча