tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутск шәһәрендә Татарстан көннәрен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Якутск шәһәрендә Татарстан көннәрен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Якутск шәһәрендә Татарстан көннәрен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан көннәрен үткәрүгә багышланган киңәшмәдә катнашты. Биредә 23-25 июнь көннәрендә узачак чаралар расланды.

Очрашуда шулай ук Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников, Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Администрациясе һәм Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Михаил Гасанбалаев, Саха (Якутия) Республикасы Мәгариф һәм фән министры Ирина Любимова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Саха (Якутия) Республикасы һәм Татарстан министрлыклары вәкилләре һ. б. катнашты.

Татарстан көннәре кысаларында Татарстан киносы көннәре, “ТАТАРМУЛЬТФИЛЬМ” берләшмәсенең электрон күргәзмәсе, Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертлары, халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, “Татарларда кунакта” күчмә күргәзмәсе, Буа дәүләт драма театры гастрольләре һәм башка чаралар узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*