tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты

Бүген Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәт Йортында Саха Республикасының 100 еллык юбилее кысаларында Якутиядә Татарстан Республикасы көннәрен әзерләү барышы уңаеннан киңәшмә узды.

Әлеге чара Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең ике көнлек эш визитына йомгак ясауга багышланган иде.

Очрашу барышында Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев чыгыш ясадылар.

Үз чыгышында Васил Шәйхразыев ике көнлек эш визитына йомгак ясап, Айсен Николаевка кунакчыллыгы һәм Татарстан белән Якутия арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Вице-премьер шулай ук узган җәйдә Татарстанда ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан Якутия көннәре узуын да ассызыклады. Чыгышының ахырында Васил Шәйхразыев 22-24 июнь көннәрендә Якутия башкаласында узачак Татарстан көннәренең югары дәрәҗәдә үтүен теләде.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Татарстан көннәре кысаларында, күп кенә чаралар белән беррәттән, биредә якутларның Ысыах бәйрәме һәм татар халык бәйрәме Сабантуй да узачак. 8 меңнән артык милләттәшебез яшәгән Саха Республикасы өчен Татарстан көннәре зур бәйрәм булачагына шигебез юк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*