tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Новокузнецк шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды
Данис Шакиров Новокузнецк шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Данис Шакиров Новокузнецк шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Новокузнецк шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Бирегә шулай ук Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та килде.

Дини оешма эшчәнлеге турында Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Әширов сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 26 июньдә Новокузнецк шәһәрендә, Россия  халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында II Халыкара шахтерлар Сабантуе узачак. Шәһәрдә бәйрәм чараларына әзерлек бара һәм оештыру комитеты утырышлары уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*