tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссам Айгөл Окутан Истанбулда халыкара сәнгать күргәзмәсендә Татарстанны тәкъдим итте
Рәссам Айгөл Окутан Истанбулда халыкара сәнгать күргәзмәсендә Татарстанны тәкъдим итте

Рәссам Айгөл Окутан Истанбулда халыкара сәнгать күргәзмәсендә Татарстанны тәкъдим итте

Истанбулда үткән халыкара сәнгать күргәзмәсендә татар-төрек рәссамы Айгөл Окутан иҗат әсәрләре белән Татарстанны тәкъдим итте. Чара “ARTCONTACT İSTANBUL” II чордаш сәнгать күргәзмәсе дип атала.

Күргәзмәдә Айгөл Окутан “Ләйлә белән Мәҗнүн”, “Борынгы Ани каласы төшләре I”, “Борынгы Ани каласы төшләре II”, “Сәлҗүклеләр тарихы I”, “Сәлҗүклеләр тарихы II” дип исемләнгән биш әсәре белән катнашты. Ул аларны төрек рәссамы Бәстә Гүрсү җитәкчелегендәге “Тabularasa” сәнгать платформасы аша тәкъдим итте. 

“Сәнгать әһелләре өчен бу күргәзмәдә катнашу – бик дәрәҗәле гамәл, ул – галереяләр кебек сәнгать төркемнәренең иҗатларын күрсәтә торган урын, шунлыктан биредә рәссам үзе генә дә катнаша алмый. “ARTCONTACT İSTANBUL” Төркиядә иң сыйфатлы, иң абруйлы күргәзмәләрдән исәпләнә, анда бары тик профессионаллар, һәм аларның да иң осталары, иң талантлылары гына катнаша. Әсәрләре сайлап алына. Бу күргәзмәдә скульптура, таш, тимер, пыяла, агач сәнгатенә дә урын бирелгән, быел беренче тапкыр заманча миниатюра әсәрләре дә тәкъдим ителә”, – дип сөйләде Айгөл Окутан.

Күргәзмә Истанбулның иң абруйлы сәнгать үзәге – Кадыйр Топбаш исемендәге мәдәният һәм сәнгать үзәгендә ун мең квадрат метр мәйданда оештырылган. Анда Албания, Болгария, Германия, Испания, Иран, Босния – Герцеговина, Кувейт, Пакистан, Татарстан, Нигерия кебек илләрдән 85 сәнгать галереясе катнашты. Күргәзмәдә ике меңнән артык әсәр тәкъдим ителде.

Дүрт көн дәвам иткән күргәзмә кысаларында танылган сәнгать әһелләре белән очрашулар, семинарлар оештырылды, “Климат кризисы һәм сәнгать”, “Бүгеннең кодларын заманча сәнгать аша уку”, “Пандемия чорында сәнгать”, “Бөек тарихи үзгәрешләр һәм сәнгать”, “Рәсемнәрнең хикәясе”, “Сәнгать һәм социаль статус”, “Төсләр дуэле: табигать кризисы, корылык һәм хатын-кыз”, “Инновация һәм сәнгать” кебек темалар буенча лекцияләр үткәрелде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*