tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендәге “Садко” балалар бакчасында Сабантуй узды
Ульяновск шәһәрендәге “Садко” балалар бакчасында Сабантуй узды

Ульяновск шәһәрендәге “Садко” балалар бакчасында Сабантуй узды

Ульяновск шәһәренең «Садко» балалар бакчасында татар халкының иң матур бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге бакчага  йөрүче 521 баланың йөздән артыгы татар малайлары һәм кызлары. Гомумән, бу күп милләтле бакчаларның берсе. Биредә чуваш һәм мордва төркемнәре дә бар.

Сабыйлар өчен төрле халыкларның мәдәниятен, милли киемнәрен, көнкүреш җиһазларыннан торган этномузей да эшли. Музейга экспонатларны балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре белән бергәләп җыйганнар. Бүгенге бәйрәмдә дә өлкәннәр Сабан туендагы сыман көрәш, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташулар булды.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*