tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан мөселман киносы фестивале «Ибн Фадлан» фильмы белән ачылырга мөмкин
Казан мөселман киносы фестивале «Ибн Фадлан» фильмы белән ачылырга мөмкин

Казан мөселман киносы фестивале «Ибн Фадлан» фильмы белән ачылырга мөмкин

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Ибн Фадлан» фильмы белән ачылырга мөмкин. Бу хакта фестивальнең сайлап алу комиссиясенең беренче утырышында мәгълүм булган.

«Быел фестивальнең төп чаралары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланачак», дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.

Оештыручылар фестивальның «Россия – Ислам дөньясы» секциясенә дә бик күп фильмнар килүен хәбәр итә. «Төрки дөнья» секциясе дә сакланачак.

Фестивальнең сайлап алу комиссиясен быел тарихчы, культуролог, ВГИКның фәнни хезмәткәре Нина Кочеляева җитәкли. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары арасында философия һәм сәнгать фәннәре докторы, кино белгече Светлана Слапке (Германия), филология фәннәре докторы, Россия Ислам институты профессор Тимур Шәйхуллин да бар.

  • Кинофорум регламенты буенча, июль башында конкурс программасының шорт бите игълан ителәчәк.
  • Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан «Ибн Фадлан» фильмы төшерелде һәм аның премьерасы Болгарда булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*