Танылган татар галиме, мәгърифәтче, табиб, язучы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган конференция быел “Ялчыгол мирасы – халкыбыз хәзинәсе” исеме астында узды. Чараны төзекләндерелгән Куш-Елга авылындагы «Хәзрәт Чишмәсе»н караудан башладылар.
Чишмәнең тарихына күз салыйк. Куш-Елга авылына XVII гасырда нигез салынган дип фаразлана. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, эзәрлекләүләрдән качып, Арча районының Ашыт дигән авылыннан Зәй якларының кара урман эченә берничә гаилә килеп урнаша. Шулай итеп Ашыт авылына нигез салына. Яшәү өчен шартлар булмый. Сулар кибә, халык әкренләп авылның хәзерге урынына күчеп урнаша. Куш наратлы инеш буена урнашкан авылга Кушнарат дип исем кушалар. Еллар үткәч, наратлар корый, авылның исеме дә Куш-Елга дип үзгәртелә. Авыл халкы һөнәрчелек белән шөгыльләнә, ат җигеп йөрер өчен кирәк-яраклар ясый, тире или, каен тузыннан дегет ясау һөнәрен үзләштерә. Бөек татар мәгърифәтчесе, дин белгече, халык табибы, язучы, галим Таҗетдин Ялчыголның оныгы Фәхретдин хәзрәт Куш-Елга авылында имамлык иткән. Соңрак аның улы Фәйзулла да әтисе юлыннан киткән. Алар ир балаларга мәдрәсәдә белем биргән, хатыннары исә кыз балаларны өйләрендә укыткан. Шәкертләр исә чишмәгә суга йөриләр, алай гына да түгел, чишмәнең шифалы суын ял көннәрендә туган якларына алып кайтып китә торган булганнар. Шул еллардан бирле бу чишмә Хәзрәт чишмәсе дип йөртелә башлый.
Узган ел Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, тамырлары белән Куш-Елга авылыннан булган Әсхәт Сәфәров чишмәне төзекләндерү идеясе белән чыга. Район башлыгы әлеге идеяне хуплап, төзекләндерү эшләре башланып китә.
– Әлеге эшне башлап җибәргән, төзекләндерү эшләрендә актив катнашкан барлык авыл халкына, төзүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Чыннан да, элек-электән биредә хезмәт сөюче халык яшәгән. Юкка гына Таҗетдин Ялчыгол биредә тукталмаган. Төзекләндерелгән чишмәне саклап торыйк, аның тарихы белән киләсе буыннарны таныштырыйк, – диде ул.
Район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкына, килгән кунакларга үзенең сәламләү сүзләрен җиткерде. «Хәзрәт Чишмәсе» территориясен төзекләндерү эшләрен сыйфатлы , вакытында башкарган подрядчы оешма җитәкчесе Хәлим Мостафин һәм аның хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук биредә авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, авылдашлары исеменнән Камил Ногманов чыгыш ясады.
– Авылыбызның чишмә-сен яңартуда катнашкан авылдашларыма, подрядчы оешмага олы рәхмәтемне белдерәм. Иң олы рәхмәтләрем Таҗетдин Ялчыгол оныгының улы Әсхәт Сәфәровка, – диде ул.
Укуларда катнашучылар Куш-Елга авылы зиратында булдылар. Ялчыгол нәселеннән булган Баһаветдин улы Фәхретдин, Фәхретдин улы Фәйзулла рухларына ясин укып, дога кылдылар.
Аннан соң чарада катнашучылар Имәнлебаш авылына килделәр, анда Таҗетдин Ялчыгол каберендә булдылар, мәчеттә җомга намазы укылды. Укуларда катнашучылар район мәдәният йорты оештырган күргәзмәләрне карады. Биредә шифалы үләннәр, татар халкының милли баш киемнәре, намазлыклар, сандыклар күргәзмәсе эшләде. Намазлыклар яныннан үткәндә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде.
– Бик матур һәм дөрес оештырылган күргәзмә. Бик күп җирләрдә булырга туры килә, төрле күргәзмәләр күрәбез, тик дөрес итеп, җиренә җиткерелеп оештырылган күргәзмәләр бик сирәк, биредә яхшы оештырылган. Намазлыкларның нинди генә төрләре юк монда. Кулдан эшләнгәннәре аеруча кадерле һәм ихтирамга лаек. Динне олылап яшәүче Зәй халкына олы рәхмәтләремне җиткерәм, – диде ул.
Шулай ук катнашучыларны сандыклар күргәзмәсе сокландырды. Иң борынгы тарихлы, иң иске сандыкны Югары Баграж авылы директоры Гөлшат Хрипунова алып килгән. Аның тарихы XIX гасыр белән бәйле. Гөлшатның бабасының әтисе аны Чиләбедән алып кайткан. Менә күп еллар инде бу сандык буыннан-буынга тапшырылып килә. Гөлшат бишенче буын сандык хуҗасы, аңа әнисе калдырган. Сандык бүген авыл мәдәният йорты музееның иң кадерле ядкаре.
Ишек төбендә хәзрәтләрне дару үләннәренә багышланган театраль тамаша белән каршы алдылар. Имәнлебаш авылы балалары, “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы, Мирный бистәсе мәдәният йорты “Таҗетдин бабай һәм дару үләннәре “ исемле тамаша күрсәтте.
Китапханә хезмәткәрләре Таҗетдин Ялчыголның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән таныштырдылар. Утырышның пленар өлеше мәдәният йортында үтте. Утырышны район башлыгы Разиф Кәримов ачты, ул зәйлеләрнең Ялчыгол мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча зур эше хакында сөйләде, әһәмиятле чарада катнашулары өчен барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Конференциядә шулай ук сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Миңнәхмәт кызы Һашимова чыкты.
Разиф Кәримов Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәровка Нурия Һашимова аша Рәхмәт хаты тапшырды. Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Татар халкы тормышында Таҗетдин Ялчыголның роле һәм аның фәнни хезмәтләрен популярлаштыру турында төп докладлар белән Казан дәүләт федераль университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, Татар энцик-лопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, археолог, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих инс-титуты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, язучы, Санкт-Петербург фәннәр һәм сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы Марсель Гарипов чыгыш ясады. Таҗетдин Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр исеменнән IX Ялчыгол укуларын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт сүзләрен Алсу Талипова җиткерде.