tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана
Татарстанда ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана

Татарстанда ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар башлана

1нче октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Бушлай дәресләр республиканың 700дән артык мәчетендә үткәреләчәк. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк.

Мәчет каршындагы курсларның дини тәрбия программасы 3 елга исәпләнгән. Дәресләр нигездә ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым укыту каралган.

Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда белем бирү эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган, укырга килүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән «Мәчет каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы» буенча алып барыла. Әлеге программа, заман таләпләрен исәпкә алып, һәрдаим камилләштерелеп тора. Курслар кысаларында Татарстан мөфтияте бердәм программасы тарафыннан тәкъдим ителгән түбәндәге фәннәр укытыла: «Әдәп-әхлак», «Гакыйдә», «Тәҗвид», «Коръән», «Фикъһе», «Сира», «Гарәп теленең башлангыч курсы». Моннан тыш, кайбер мәхәлләләрдә хәдис, Ислам тарихы, Пәйгамбәрләр тарихы, иске татар теле һәм башклар буенча өстәмә дәресләр үткәрелә. Мөгаллимнәр шулай ук төп дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) турында беренчел мәгълүмат бирә.

Мәчетләр каршындагы курсларда «Дини тәрбия» программасы буенча бердәм уку әсбабы – «Ислам дине нигезләре» китабы гакыйдә, фикъһ (ислам хокукы), ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән тора. Гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм Әл-Матуриди юнәлешенә нигезләнеп аңлатыла.

Мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче татарларга яки вакыты кысынкы булган милләттәшләргә дини белемне алырга беренче татар онлайн-мәдрәсәсе ярдәм итәчәк.  Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресы буенча урнашкан белем бирү платформасында эшли. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып булачак. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*