tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Шакир-паша турында китап тәкъдим ителәчәк
Бөтендөнья татар конгрессында Шакир-паша  турында китап тәкъдим ителәчәк

Бөтендөнья татар конгрессында Шакир-паша турында китап тәкъдим ителәчәк

Пензада яшәүче милләттәшебез Фирдәвес Тумеркина (Дашкина) үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында “Шакир-паша эзләреннән” (“По следам Шакир-паши”) дигән китап нәшер итте. Агымдагы елның 28 сентябрендә татар милләтеннән булган беренче төрек генералы Шакир-паша (Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев ) турындагы әлеге китап Бөтендөнья татар конгрессында тәкъдим ителәчәк. Журналистлар белән очрашуга китапның авторы һәм шулай ук Татарстан тарихчылары җыелачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

Белешмә өчен: Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев 1855 елда Пенза өлкәсе Качкару (Кыти иле, Сүзгар, урысча — Кутеевка) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Унбер яшендә әтисе аны Урта Азиягә мәдрәсәдә укырга җибәрә, соңыннан булачак генерал 1874-1878 елларда Төркиядә укый һәм биредә яшәп кала. Киләчәктә талантлы гаскәри Госманлы империясе генералы дәрәҗәсенә ирешкән беренче татар генералы булып таныла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*