tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь шәһәрендә “Пермьдә татар фәне һәм мәдәнияте көннәре, 300 ел бергә” проекты үз эшен башлады
Пермь шәһәрендә “Пермьдә татар фәне һәм мәдәнияте көннәре, 300 ел бергә” проекты үз эшен башлады

Пермь шәһәрендә “Пермьдә татар фәне һәм мәдәнияте көннәре, 300 ел бергә” проекты үз эшен башлады

Бүген М. Горький исемендәге китапханәдә “Пермьдә татар фәне һәм мәдәнияте көннәре, 300 ел бергә” проекты һәм «Пермь тарихы – татар халкының шәһәрне торгызуга һәм үстерүгә керткән өлеше, Россия тау – завод эшен үзләштерү» диеп исемләнгән фәнни-гамәли конференция ачылды.

Конференциядә Идел буе һәм Урал федераль округларының региональ милли-мәдәни оешмалары, Пермь краеның Региональ татар милли, фәнни һәм туган якны өйрәнү оешмалары вәкилләре, Пермь шәһәренең төбәк тарихын өйрәнүчеләре, мәдәни — иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашачак.

Туган якны өйрәнүчеләрнең «Пермь тарихы – татар халкының шәһәрне торгызуга һәм үстерүгә керткән өлеше, Россия тау – завод эшен үзләштерү» фәнни – гамәли конференциясе эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе Альберт Борһанов та катнаша.

Конференция барышында Пермь шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең тарихы һәм туган якны өйрәнү буенча 20 еллык эшчәнлек һәм басма продукция нәтиҗәләренең экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*