tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә республиканың 24 рәссамы картиналарыннан күргәзмә эшли
Чирмешәндә республиканың 24 рәссамы картиналарыннан күргәзмә эшли

Чирмешәндә республиканың 24 рәссамы картиналарыннан күргәзмә эшли

Район мәдәният йортындагы күргәзмәне ачу тантанасында рәссамнар район җитәкчесе Рамил Айбатов һәм иҗатларына битараф булмаган чирмешәнлеләр белән очраштылар. Чара барышында рәссамнарның һәрберсе белән аерым-аерым таныштырдылар, кунаклар тамашачыларның сорауларын да җавапсыз калдырмады.

Пленэрда катнашкан 24 рәссам барлыгы 350ләп эш башкарган, монда районның үзенчәлекле урыннарын сурәтләгән картиналар да, портретлар да бар. Ун көн дәвамында Марат Әфләтунов, мәсьәлән, 24 якташыбызның портретын ясарга өлгергән. Киндергә майлы буяу белән язылган картиналарда авыл урамнары, иген кыры, мәчет, чиркәү һәм табигать күренешләрен күрергә мөмкин. Алар бүләк иткән эшләрне район мәдәният йортына килеп күрергә була.

-Гади күз белән күреп булмаган матурлыкларын картинага төшергәнегез, районыбыз күренешләрен тарихка керткәнегез өчен зур рәхмәт, – диде район җитәкчесе Рамил Айбатов. – Сезгә эшегездә иҗади уңышлар телим, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә насып булсын.

Үз чиратында, рәссамнар да кунакчыл чирмешәнлеләргә, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм монда алган кичерешләре белән уртаклаштылар.

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*