tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимә кардәшләребез семинарда тәҗрибә уртаклашты
Мөслимә кардәшләребез семинарда тәҗрибә уртаклашты

Мөслимә кардәшләребез семинарда тәҗрибә уртаклашты

Чарага Актаныш районы мөгаллимәләре һәм дини йолаларны башкаручы мөслимәләр чакырылган иде.

Семинарның 1 нче өлешендә укытучы һәм укучыларга хас булырга тиешле әдәпләр, гыйлем алу өстенлекләре турында фикерләштеләр.

Гәрәева Дилбәр “Мәчет каршы курсларында “”Ислам дине нигезләре”н укыту методикасы ” дигән темага чыгыш ясады. Ул әлеге курсларның эчтәлеге, куллану өчен методик һәм дини әдәбият, программалар белән таныштырды. Мөгаллимәләрне укытуның актив һәм интерактив алымнарын аңлатып китте. Һәр бүлеккә ( гакыйдә, фикһ, Коръән, Ислам тарихы) хас укыту алымнарын мисалга китереп узды.
Төшке аш һәм өйлә намазыннан соң семинарны “Соңгы юлга озату: безнең вазифалар” темасына чыгыш белән Анамова Гөлназ дәвам итте. Ул бу дөньядан китүче кеше янында әдәпләрне, вазифаларны, мәетне юу, кәфенләүгә карата гамәлләрне аңлатып үтте, тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Гомумән, мөгаллимәләрнең яңа уку елы алдыннан үткәрелгән әлеге җыелышы бик бай эчтәлекле, нәтиҗәле булды. Мөгаллимәләр ныклы әзерлек белән, гыйлем таратуның мөһимлеген аңлап, үз алларына максатлар куеп таралыштылар.

aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*