tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Сүз көче” дип исемләнгән әдәби фестиваль узды
ВИДЕО: “Сүз көче” дип исемләнгән әдәби фестиваль узды

ВИДЕО: “Сүз көче” дип исемләнгән әдәби фестиваль узды

Түбән Камада беренче тапкыр “Сүз көче» дип исемләнгән зур әдәби фестиваль узды. Китап сөючеләр ике көн дәвамында Россиякүләм танылган язучылар һәм каләм ияләре белән аралаштылар.
Сәнгатьле башкаручылар конкурсында Азалия Кәримова беренче урынны ала. Әлеге чара “Сүз көче” фестивале кысаларында узган 30 дан артык проектның берсе генә. Әдәбият сөючеләр өчен иң мавыктыргычы – танылган Россиякүләм язучылар белән очрашу.

Әдәби фестиваль кысаларында китап күргәзмәсе дә оештырыла. Биредә рус һәм татар әдәбиятының басмалары белән танышып кына түгел, аларны сатып алып та була.
“Сүз көче” фестивале түбәнкамалыларда онытылмаслык хис-кичерешләр калдыра. Әдәбият белән бәйле мондый фестивальләр ешрак узсын иде, – дигән теләктә кала китап сөючеләр.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*