Бүген Курган өлкәсенең Шадринск районы Йолдыз (Эчкен) авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Рәсми ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Наталья Кириллова һәм җирле авыл халкы кешеләре катнаштылар. ФАП Курган өлкәсе хакимияте ярдәме белән төзелгән.