Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Курган өлкәсенең Йолдыз авылына килде
Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Курган өлкәсенең Йолдыз авылына килде

Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация Курган өлкәсенең Йолдыз авылына килде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде.

Сәфәрнең беренче ноктасы булып авылның янгыннан исән калган Аллаһ йорты белән танышудан башланды. Мәчетнең имамы, җирле фермер Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин коточкыч янгын афәтеннән соң авылның яңадан тернәкләнеп килүе турында сөйләде. Соңыннан кунаклар бергәләшеп намаз укып дога кылдылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Йолдыз авылында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының Бюро утырышы узачак, шулай ук кунаклар авылдагы яшь парларның никах мәҗлесендә дә катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*