tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында узачак XVI Мөселман балалар Сабан туена рәхим итегез
Балтач районында узачак XVI Мөселман балалар Сабан туена рәхим итегез

Балтач районында узачак XVI Мөселман балалар Сабан туена рәхим итегез

Зөлхиҗҗә аеның 28нче көнендә (16нчы июльдә), Балтач районы Бөрбаш авылында XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан дин әһелләре, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырулы. Балалар өчен Сабантуй Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Россиякүләм чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балаларның килеп катнашуы көтелә. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 4-5 мең тирәсе булыр дип көтелә.

Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, мөселман балалар Сабан туе үсеп килүче яшь буында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. “Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе – бездән”, – дип билгеләп үтә оештыручылар.

Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Көтеп алынган бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора.

Быелгы бәйрәм программасына 30га якын ярыш кертелгән. Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, күпләгән уеннар: йөгерү (кызлар һәм малайлар, хәзрәтләр һәм абыстайлар арасында), кул көрәше (40 килограммга кадәр кызлар, 40 килограммнан югары үлчәү категориясендә кызлар, 40 килограммга кадәр малайлар, 40 килограммнан югары үлчәү категориясендә малайлар һәм ир-атлар арасында), чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, туры баганага менү, утын кисү һ.б. булачак.

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш бәйгесе торачак. Бәйгедә 5 үлчәү категориясендә – 35, 50, 60, 70 килограммга кадәр һәм 70 килограммнан артыграк үлчәүдә 18 яше тулмаган егетләр көрәшәчәк. Көрәшчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Шунысы мөһим, көрәштә катнашырга теләк белдерүчеләр иртәнге сәгать 9.30-га кадәр үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш. Көрәшчеләр келәмдә бил алышачак, башка елларны бәйрәмдә якынча 90-120 көрәшче катнаша иде. Шуңа бәйрәмнең ачылыш тантанасы узуга көрәш ярышларын башлау көтелә.

Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – скутер уйнатылачак. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

Елдагыча, өлкәннәр арасында да татар көрәше көтелә. Быел өченче ел рәттән Сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары уза. Беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә.

Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00-дә башлана.

Сабан туена килүчеләр өчен ир-атларга – түбәтәйдән, хатын-кызларга яулыктан булу мәҗбүри шарт булып тора.

Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз, бергәләп, Аллаһ риза булырлык итеп уздырыйк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*