8 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин Яр Чаллы шәһәренең “Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат” муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесендә булды.
Биредә ул Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин белән Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры, Яр Чаллы шәһәренең «Ак калфак» җирле берләшмәсе рәисе Фирдүсә Әюпова белән очраштылар. Очрашу вакытында киләчәктә төбәкара хезмәттәшлекне булдыру үзәге, баларны кабул итү һәм уртак проектлар турында сөйләшүләр булды.