tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярдәм кулын сузыйк, дуслар
Ярдәм кулын сузыйк, дуслар

Ярдәм кулын сузыйк, дуслар

Ватаныбызга авыр чор килгән чакта, аны дошманнан саклау өчен меңләгән кеше күтәрелә. Тылдагы халык та шундый вакытларда көчләрен берләштереп, батыр улларына ярдәм итәргә тырыша. Якташларыбыз да читтә калмыйлар: Донбасс якларына беренче дәрәҗәдәге кирәкле әйберләр, азыклар җибәреп торалар. Мондый чаралар турында гәзитләрдә күп язалар, радиодан һәм телевидениедән сөйләп торалар. Әмма мин, журналист буларак, кирәкле әйберләрне ничек барлыкка китерәләр икән дигән максат белән, үзем күреп кайтырга булдым.

Оренбурның Аренда төбәгендә урнашкан “Сөләймәния” мәчетендә менә инде 2 айдан артык хатын-кызлар, яраланган хәрбиләрне сугыш мәйданыннан алып чыгу өчен, җиңел носилкалар ясыйлар. Элегрәк Оренбур өлкәсе мөслимәләре “Бердәмлек” оешмасы җитәкчесе Мәрвәрә абыстай Садретдинова хатын-кызлар белән фикерләшеп, носилкалар тегү цехын ачарга дигән карар чыгаралар. Шунда ук игелекле кешеләр табыла: махсус тегү машиналарының икесен бушлай бирәләр, өчесен җыелган акчага сатып алалар. Мәчет имамы Илгиз хәзрәт ике бүлмә бушатып бирә һәм эш кайный башлый. Көн саен бирегә 10-20 күбесе өлкән яшьтәге хатын-кыз  кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр.

Бу бик авыр эш. Аларга карап сокланып тордым, һәм үзем, алар кебек эшли алмавыма инандым. Иң башта зур киң өстәл өстенә трафарет дигән тактаны салалар, анда сызып күрсәтелгән тәртип буенча носилканың стропларын (бауларын) куеп, энә-җеп белән кулдан беркетеп куялар. Строплар бик калын тукымадан ясалган, аны тишеп чыгаруы авыр, бармаклар энәдән сызлый. Аннан соң  тегү машиналары ярдәмендә тегеп чыгалар, һәм җиңел, әмма 500 кг авырлыкка чыдый торган носилкалар барлыкка килә. Аларны куллана башлаганнан соң, яраланган хәрбиләр арасында үлүчеләр саны 30%ка кимегән. Бу носилкаларны шулай ук җимерелгән биналарда өскә күтәрелер өчен  бау баскычы кебек тә кулланып була.

Биредә шулай ук “пятиточечник” лар да ясыйлар. Мин моңарчы андый әйбер турында ишеткәнем булмады, ә ул сугышчылар өчен бик кирәкле, бигрәк тә салкыннарда. Бу –  һәрберебезнең йортында булган урындыкка куя торган сырманы хәтерләткән дүрт почмаклы, китап кебек ачыла торган, пеналон дигән җылы әйбердән ясалган, чехолга төрелгән әйбер. Аны билгә махсус каешлар белән эләктереп куялар һәм хәрби салкын җиргә утыра ала. Ике ягын да ачсаң, ул күкрәкне дә каплый, каешын күчерсәң – арканы да. Кеше чалкан да, аркасында да туңмыйча җирдә ята ала.

Мәчеттә мин күп битараф булмаган кешеләр белән таныштым, алар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, көн дә диярлек шушында килеп, зур эш башкаралар. Мәсәлән, Хәйретдин бабай Илькаевка 90 яшь! Заманында төзүче булып эшләгән, үсмер чактан аны төрле механизмнар кызыксындырган. Хәзер ул биредә “кизүдә” тора: тегү машинасы ватылса, шунда ук эшләп бирә. Шулай ук кирәк-яракны да төзәтә: урындыклар, яктырткычлар булсынмы – барысына да кулы йогып тора. Бабай мәчеткә кызы белән бергә килә, ул да ярдәм итәргә ашыгып тора. Ничек инде андый кешеләр белән сокланмыйсың, ди?

Фирая ханым Удалая хәйрия эшен чиркәүдә башлаган, аннан соң мәчеттә дәвам иткән.  Оста оештыручы. Ул җитәкләгән эш төгәл һәм тукталмыйча алып барыла. Фирая ханым шулай ук әйберләр, азыклар, акча җыю эшләрен дә алып бара. Менә мин килгән көнне дә Переволоцки районыннан ак төстәге челтәрләр, тукымалар (моңа кулланылган урын-җир әйберләре дә ярый) китергәннәр иде. Алар да бик мөһим, чөнки кар арасында хәрби техниканы каплар өчен кирәк. Хәзерге вакытта Оренбурның хәрби госпиталендә яраланган егетләребез дәвалана. Алар да эчке кием, гигиена әсбапларына мохтаҗ. Шуларны сатып алып, илтергә әзерләнеп торалар иде.

Мәчеткә “Золотые руки ангела” Бөтенроссия волонтерлар хәрәкәтенең Оренбур бүлеге координаторы Виктория Калетина һәм волонтер Святослав Щербаков та килгәннәр иде. Аларның сүзләре буенча, бу хәрәкәт август аенда башланган, хәзер йөздән артык волонтерлар арасында инвалидлар, пенсионерлар, яшьләр дә бар. Алар кирәкле әйберләр ясыйлар, халыктан җыялар. Бөтен эшне бушлай башкаралар. Шәһәрдә 4 тегү ноктасы эшли. Күптән түгел җиңел “буржуйка” мичләрен ясый башлаганнар. Алар өчен фреоннан (суыткычларда кулланыла) бушаган баллоннар кирәк икән. Атна дәвамында 20 мич эшләп була. Теләүчеләр булса, баллоннарны китерсеннәр.

Мәчетнең икенче бүлмәсендә уннан артык хатын-кыз бәйләп утыралар иде. Зур өстәл өстендә дистәләгән пар оекбаш, махсус бияләй, манишкалар ята. Ханымнар шәһәрдән генә түгел, авыллардан да киләләр икән. Переволоцки районы Чесноковка, Беренче һәм Икенче Зобачи авылларыннан шәмнәр утыртып куяр өчен консерв банкалар, челтәрләр алып килгәннәр.

Беренче Зобачи авылында яшәүче Флюра Әбләзова авылдашлары турында горурланып сөйләде. Бу акциягә алар октябрь аеннан кушылганнар һәм берләшеп, мөһимлеген аңлап, эшкә тотынганнар. Һәр йортта йоннан әйберләр бәйләнә, акча җыела. Флюра ханым 21 мең сум акча китергән. Аның 10 меңен укытучылар җыйган, 8 меңне үзешчән артистлар хәйрия спектакль куеп җыйганнар, калганын халык биргән.

Мөнирә апа Уразаева шәһәрнең мәчеттән ерак өлешендә яшәсә дә, атнасына 2 тапкыр килергә тырыша. Өендә бәйләгән әйберләрне китерә, биредә дә бәйли, чөнки күмәкләшеп эшләгәндә, күңеллерәк тә, җан да тынычлана. Бәйләгән вакытта, хатыннар догалар укый, изге теләкләр телиләр. Барысы да ир-егетләребез тизрәк исән-сау, җиңеп кайтырлар дип өметләрен өзми.

Барысы да “Сәлам-Хәләл” компаниясе җитәкчесе Рөстәм Маннановка рәхмәтләрен җиткерәләр. Аның ярдәме белән көн саен биредә эшләүчеләргә кайнар ашлар китереп торалар.

Оренбур районы Павловка авылында мобилизацияләнгән ирләр хәрби хәзерлек узалар. Оренбур өлкәсе мөфтие Әлфит Шәрипов фатихасы белән палаткаларның берсе мәчет кебек җайлашкан, мөселманнар анда намаз укый ала, дип сөйләде хәрби мулла Барый Гиззатуллин.

Әйе, безнең халык Ватаныбызга авыр сынаулар килгәндә, бервакытта да читтә калмады. Мондый чакта мөселманмы син, христианмы – мөһим түгел. Мәрвәрә абыстай курше хатыны турында сөйләде. Мәчеттә шундый изге эшләр баруы турында ишеткәч, ул, христиан динендә булса да, балаклава тегеп биргән.

Бу апайларны күреп, мин алар белән сокландым һәм горурландым. Аларның кул астыннан чыккан сугыш мәйданында бик кирәкле әйберләр ир-егетләргә барып җитсен иде, аларны җылытсын, ярдәм итсен иде. Исән-сау гына җиңеп, гаиләләренә тизрәк кайтсыннар. Барыбыз да җиңүгә ныклы ышанычта булып, аны тизрәк якынайту өчен белемнәребезне һәм көчебезне җәлләмик, дуслар!

 

Әлфия Әбделхаликова, Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*